14 июнь - Бөтендөнья донор көне

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

14 июньдә Республика кан үзәгендә (Казан шәһәре, Җиңү Проспекты, 85нче йорт) 8:00дән 12:00гә кадәр «Бөтендөнья донор көне» җәйге донор акциясе узачак.

Әлеге чара кысаларында бина каршында кан әзерләү мобиль комплексы урнаштырылачак.

10:00 сәгатьтә Республика кан үзәге бинасы каршында РФ мактаулы донорларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре тапшырылачак, донор хәрәкәте активистларына Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы ачылачак.

Бүләкләрне ТР сәламәтлек саклау министры М. М. Миңнуллин һәм «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ баш табибы Р. Г. Тураев тапшырачак.

Акциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк https://unity.donorsearch.org/events/1629

18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы, донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган Казан халкы кан доноры була һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Тулырак https://donorsearch.org/requirements/

Барлык теләүчеләрне көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International