10 июньдә "Зөя калкулыкларында" гольф буенча хәйрия турниры узачак

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

10 июньдә сәгать 10да Югары Ослан районының Савино авылында, «Зөя калкулыклары» гольф-клубында, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хәйриячеләр ярдәме белән, «Ак чәчәкләр» гольф буенча икенче халыкара хәйрия турниры узачак. Турнир медицина хезмәткәре көненә багышлана.

Турнирда 2022 елда гольф буенча һәвәскәрләр арасында РФ чемпионатында җиңгән ТР җыелма командасы әгъзалары, бизнес-берләшмә вәкилләре, сәясәтчеләр, ТР сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм медицина хезмәткәрләре, шулай ук чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән кунаклар катнашачак.

Турнир кунаклары өчен гольф-клуб тренерлары гольф уйны буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәмендә төзелә торган хосписның икенче стационары төзелешенә юнәлтеләчәк.

Беренче турнир нәтиҗәләре буенча, 2022 елның июнендә, 1 млн.44 мең сум акча җыелган, ул өлкәннәр өчен хосписның яңа стационарын төзүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International