Халыкара балаларны яклау көненә багышланган радиоконкурс җиңүчеләре билгеләнде

2023 елның 9 июне, җомга

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге "Болгар радиосы" радиостанциясендә яшь әниләр арасында «Бәбине имезеп үстерүнең файдасы турында мин нәрсә беләм?» бәйгесен үткәрде.

Туры эфирда конкурста катнашучыларга радио алып баручының имезүнең әһәмияте турында сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде. Сорауларга беренче булып Чаллыдан Ләйсән Кәлимуллина һәм Мәскәүдән Алсу Шәңгәрәева җавап бирде. Җиңүчеләр Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгеннән сувенирлар алды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурсны үткәрүнең төп максаты-яшь аналарның имезүнең файдасы турында грамоталылык дәрәҗәсен өйрәнү, бу баланың тулы үсешенә һәм киләчәктә аның сәламәтлеген саклауга йогынты ясый

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International