Түбән Каманың үзәк хастаханәсендә лаборатория мәгълүмат системасының эше турында сөйләштеләр

2023 елның 9 июне, җомга

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасарлары Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәгә эш визиты белән килде. Министрның беренче урынбасары Альмир Абашев һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов клиник-диагностика лабораториясен карады, "Алиса" лаборатор мәгълүмат системасының гамәлгә куелышы һәм эше белән танышты. Бу программа бүлек эчендә техник процессларны автоматлаштыру өчен булдырылган, Түбән Кама хастаханәсе табиблары аны уңышлы куллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International