Мамадыш РҮХнең Көмеш Күл фельдшер-акушерлык пунктының модульле бинасы «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча урнаштырылган.
Көмеш Күл авыл җирлеге территориясендә урнашкан медпункт ике торак пунктка хезмәт күрсәтә: Көмеш Күл авылы һәм Зур Өске авылы. Барлыгы беркетелгән халыкның гомуми саны 421 кеше.