Казанның 7 нче клиник хастаханәсенә Марат Садыйков исеме бирелде

2023 елның 16 июне, җомга

Казан шәһәренең «М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ.

Бүгеннән 7нче шәһәр клиник хастаханә шулай аталачак. Бүген бу хакта карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Документ Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры, Татарстан Республикасының атказанган табибы Садыйков Марат Наилевич истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Министрлар Кабинеты ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәренең "7нче шәһәр клиник хастаханәсе" автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә М.Н. Садыйков исемен бирү турындагы тәкъдимен кабул итәргә карар итә», – диелә документта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International