Рөстәм Миңнеханов Пирогов орденын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының элеккеге башлыгының тол хатыны Динара Садыйковага тапшырды

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

«Ел табибы – Ак Чәчәкләр – 2023» республика конкурсына йомгак ясаганда Рөстәм Миңнеханов быелның гыйнварында вафат булган ТРның элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны искә алды.

"Владимир Путин Татарстанның элеккеге Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны Пирогов ордены белән бүләкләде", – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Татарстан Рәисе сәхнәгә орденны тапшыру өчен элекке министрның тол хатынын Динара Садыйкованы чакырды. Бүләкләү вакытында бөтен зал үз урыннарыннан торып алкышлады.

Рөстәм Миңнеханов Казанның җиденче шәһәр хастаханәсенә Марат Садыйков исеме бирелүен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International