Әлмәт районында авыл ФАПларын ремонтлау тәмамланды

2023 елның 20 июне, сишәмбе

"Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт районының Илтән-Бота, Кичү, Дербеден, Березовка авылларында фельдшер-акушерлык пунктларын өлешчә ремонтлау эшләре төгәлләнде.
Авыл халкы хәзер сыйфатлы медицина ярдәме ала алачак, шул исәптән профилактик чаралар, өлкәннәр диспансеризациясен уңайлы шартларда узачак.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International