Казан дәүләт медицина университеты укытучысы югары уку йортын Петербург халыкара икътисади форумында тәкъдим итте

2023 елның 20 июне, сишәмбе

17 июньдә Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Россия территорияләрен социаль-икътисади үстерүгә юнәлдерелгән ХХ Бөтенроссия яшьләр авторлык проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Казан дәүләт медицина университетының гигиена, хезмәт медицинасы кафедрасы өлкән укытучысы Анастасия Абляева мәктәп укучылары өчен «Планетаның профессиональ кешесе» белем бирү-агарту проекты белән «Минем сәламәтлегем» номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International