Исән калу бәхете

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Хәйдәр Нуриев Чаллы сугыш ветераннары өчен госпитальдә өченче тапкыр дәвалана. СВО зонасында яраланганнан бирле ул барлыгы 8 госпитальдә дәваланган. Ләкин монда, туган хастаханәдә,иң ошаганы.

Сентябрьдә сул кулына, җилкәсенә һәм калакларына күп санлы пуля һәм мина шартлаткыч ярчыклы яралар ала. Сул кулдагы барлык сөякләр дә чәнчелә, ләкин, бәхеткә, буыннар бербөтен һәм нервлар зыян күрмәгән. "Күлмәктә туган", диделәр табиблар.

Беренче ярдәмне шунда ук егетләр күрсәтә, аннары ашыгыч рәвештә Луганск Республикасының Сватово шәһәрендәге хәрби госпитальгә эвакуациялиләр. Сватово табиблары Хәйдәрнең җилкәсенә һәм кулына металл конструкция урнаштыралар. Сватоводан аны вертолет белән Белгород госпиталенә эвакуациялиләр. Белгородтан соң Санкт-Петербург, Казан госпитальләре була. Хәзер ул Чаллы госпитале стационарының хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен бүлегендә дәвалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International