Кесарь кисеменнән соң табигый юл белән бала табу турында

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Перинаталь үзәк пациенты Альбина Низамиева ике ел элек Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәге диварларында беренче баласын тапкан. Медицина күрсәтмәләре буенча ул вакытта аңа кесарь кисеме үткәргәннәр. Күптән түгел хатын-кыз икенче баласын табигый юл белән тудыра алган.

Кама балалар медицина үзәгенең бала табу бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы, үзәкнең акушер-гинекологы Анастасия Столярова сөйләвенчә, бала тудыру юллары аша бала табу – физиологик процесс. Табигый процесслар әниләргә дә, балаларга да һәрвакыт уңайрак тәэсир итә. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында хатын-кызга табигый рәвештә бала табу рөхсәт ителмәсә, табиблар операциягә мөрәҗәгать итәләр.

- Бүген медицина җәмәгатьчелеге бер кесарь кисеменнән һәрвакыт кесарь кисеме  ясала дигәнне уңышлы кире кага. Акушер-гинекологларның хәзерге казанышлары әниләребезгә бер кесарь кисеме операциясеннән соң табигый юл белән бала табарга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтә доктор Столярова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International