Югары Ослан табиблары урманда югалган хатын-кызга беренче ярдәм күрсәттеләр. Ул Казаннан дачага килгән 70 яшьлек хатын-кыз булып чыкты.
15 июньдә 8.15 сәгатьтә 112 нче ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына чакыру килде. Хатын-кыз урманга җиләк җыярга барганын һәм адашканын хәбәр итә. Төгәл урынны күрсәтә алмады, бары тик якынча гына кая булганын фаразлады. Үзен начар хис итүен, егылып, тора алмавына зарланды.
Ашыгыч ярдәм бригадасына чакыру бер минуттан соң тапшырыла, ә тагын бер минуттан фельдшер Гөлназ Хәкимова һәм шофер Андрей Мурзин күрсәтелгән юнәлештә китәләр. Гөлназ Фәрит кызы юлда 112 нче картада күрсәтелгән телефон номеры буенча пациент белән элемтәгә керә.
- Мин аңардан борчылмавын сорадым, ярдәм киткәнен һәм без аны һичшиксез табачакбыз дидем, - ди Хәкимова.
Интуициягә таянып, табиблар урманга кергәннәр, машина узарлык булмагач, җәяү киттеләр һәм хатын-кызны дачалар бистәсеннән берничә километр ераклыктагы чокырда таптылар. Беренче ярдәм күрсәтеп, Хәкимова һәм Мурзин апаны машинага күчерә һәм үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә алып килә.
Урында пациентны терапевт, невролог, реаниматолог тикшереп, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылу диагнозы куя. Тиз арада ул Яшел Үзән кан тамырлары үзәгенә күчерелә.