Роботлаштыру, биотехнологияләр, травматологиянең кичектергесез икътисади проблемалары, импортны алмаштыру ЕОФ эшлекле программасы сессияләрендә каралачак

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

2023 елның 22-24 июнендә Казанда узачак Евразия ортопедия форумының эшлекле программасы 20 төрле чараны үз эченә алачак – панель дискуссияләр, пленар утырыш, семинарлар, киңәшмәләр һәм стратегик сессияләр. Чакырылган катнашучылар арасында Россия һәм чит ил регуляторлары, төрле илләрдән медицина эшләнмәләрен җитештерүчеләр вәкилләре, реабилитация, травматология, биотехнологияләр һәм медицина инженериясе өлкәсендә белгечләр бар. ЕОФта дөньяның 70 иленнән 7000нән артык белгеч катнашачак.

Эшлекле программаны «Травматология һәм ортопедия үсешенеңглобаль чакырулары һәм перспективалары» пленар утырышы ачачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International