Бүген Казанда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының оперштаб утырышы узды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабы утырышын уздырды.

Утырыш ахырында сәламәтлек саклау, медицина фәнен үстерүгә керткән өлеше, квалификацияле белгечләр әзерләве һәм күпьеллык намуслы эше өчен Лука Крымский медале белән Казан шәһәре Сугыш ветераннары өчен госпитальнең бүлек мөдире Мифтахова Лилия Фаяз кызы һәм Алексеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Шәмсетдинов Фәрит Шәүгат улы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International