Казанда Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 70 еллыгына багышланган «Медицинада куркынычсызлык: технологияләр һәм чишелешләр» Россия фәнни-гамәли конференциясе башланды. Ул Казанда Б.Рәмиев исемендәге IT-парк базасында уза.
Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге җитәкчесе Игорь Иванов сүзләренчә, клиника бүген заманча сәламәтлек саклау системасын тәкъдим итә. Игорь Иванов конференциянең пациентлар иминлеге мәсьәләсендә клиниканың уңышларын күрсәтү мөмкинлеге булуын да өстәде. ("Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча)
"Республика клиник хастаханәсе - республиканың сәламәтлек саклау флагманы һәм һәркем өчен ориентир, бу дистә еллар дәвамында формалашкан традицияләр, бу практика һәм фән симбиозы. Шуның белән Республика клиник хастаханәсе көчле дә. Иң куәтле кадрлар потенциалы, күп төрле инновацияләр, бу фидакарь хезмәт, РКХ – экспертлы дәвалау учреждениесе", – диде журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.