Сугыш ветераннары өчен госпитальдә «үзәк нерв системасы авырулары һәм җәрәхәтләре булган кешеләрне өч этаплы медицина реабилитациясе» темасына республикаара семинар-киңәшмә узды. Семинарда республиканың Кама аръягы төбәгендәге төрле дәвалау учреждениеләреннән медицина реабилитациясе белән шөгыльләнүче 100гә якын белгеч катнаша. Әлмәт, Түбән Кама, Кама Аланы, Минзәлә һәм Алабуга вәкилләре килде. Алар - табиб-неврологлар, терапевтлар, физиотерапевтлар, дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы табиблары, рефлексотерапевтлар, психологлар, медицина логопедлары.