Казанның IT-паркында «Медицинада куркынычсызлык: технологияләр һәм чишелешләр» фәнни-гамәли конференциясе уза. Ул Республика клиник хастаханәсенең 70 еллыгына багышлана.
Конференция кысаларында күргәзмә уза. «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасының куркынычсызлык һәм сыйфат картасы» бүлегендә Республика балалар клиник хастаханәсе катнаша. Клиника медицинада it-технологияләрне куллану тәҗрибәсе белән таныштыра.