Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары депутат белән очрашты

2023 елның 23 июне, җомга

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитетының күчмә утырышы кысаларында Луганск Халык Республикасы балаларына медицина тикшерүе үткәрүдә катнашкан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасы докторлары белән очрашу узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашучыларны сәламләде, балалар сәламәтлеген ныгыту өчен әһәмиятле проектны тормышка ашыруда катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International