Тукай район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре "Тормышка 10 000 адым" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция 2015 елдан илнең төрле мәйданчыкларында үткәрелә. Ел саен сәламәтлек бәйрәмендә миллионнан артык кеше катнаша. Быел әлеге чара Яшьләр көненә багышлана.