ТР ССМ баш наркологы Резеда Хаева яшүсмерләр арасында бәйлелек билгеләре турында сөйләде

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Ел саен 26 июньдә дөньяның күп кенә илләрендә Наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә.

Наркотиклар куллану халыкның сәламәтлегенә һәм җәмәгать иминлегенә зур зыян китерә, күп кенә илләрдә җәмгыятьнең тыныч үсешен һәм тотрыклы яшәвен куркыныч астына куя. Законсыз наркотиклар сату транснациональ оешкан җинаятьчелек челтәрләренең эшчәнлеген, системалы коррупцияне һәм киң масштаблы көч куллануны тудыра.

Татарстанда наркоманнарны дәвалау һәм реабилитацияләүдә Республика клиник наркология диспансеры махсуслаша. Татарстан медиклары даими рәвештә хәрби хезмәткә чакырылучыларны, мәктәп укучыларын һәм студентларны медицина тикшерүләре үткәрә, шул исәптән аларны наркотиклар куллануга тикшерәләр. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, РКНДның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева сөйләде.

"Укучыларга һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга профилактик медицина тикшерүе үткәрелә. 2022 елда ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 14 311 укучы һәм студент тикшерелгән, ике наркотик кулланучы ачыкланган. Татвоенкоматта без өч меңнән артык хәрби хезмәткә чакырылучыны карадык, 16 кулланучы ачыкланды», – дип билгеләп үтте табиб.

Моннан тыш, «Наркотикларсыз клуб тормышы» проекты буенча табиб-наркологлар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә яшьләрнең массакүләм ял итү урыннарына баралар һәм анда тестлар үткәрәләр.

Яшүсмернең бәйлелеге турында сөйләгәндә, Хаева ата-ананы аларның баласы кинәт үзгәрә башлавы сагайтырга тиеш, диде. "Туганнары аның дуслары, иптәшләре алмашуына, кайвакыт өлгерүчәнлеге кимүенә, кәеф, көннең һәм ял режимының үзгәрүенә игътибар итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте табиб.

Белгеч фикеренчә, яшүсмернең әти-әнисе үз балалары белән кичекмәстән сөйләшергә тиеш. Ә кирәк булганда психологик консультация узарга.

"Безгә белгеч ярдәмен алу өчен диспансерга мөрәҗәгать итәргә мөмкин", - диде Хаева.

Спикер билгеләп үткәнчә, ата-аналар тарафыннан вакытында күрелгән чаралар һәм белгечләр ягыннан квалификацияле ярдәм яшүсмернең сәламәтлеген һәм тормышын саклап кала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International