Алексеевск үзәк район хастаханәсенең Зур Полянка авылындагы фельдшер-акушерлык пункты төзелеп беткән диярлек. Модульле бина "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелде.
Хәзерге вакытта биналарның эчке бизәлеше тәмамланган, ФАПка яңа җиһазлар кертелгән.
Медицина учреждениесе 270тән артык кешегә хезмәт күрсәтә.