Биектау районында Урта Алат авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты каркасы төзелде. Барлык эшләр дә «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.
Хәзерге вакытта җиһазлар кертелгән. Бинаны суүткәргечкә, электр челтәрләренә, интернетка тоташтырырга кала.