Россиядә ел саен үпкә рагы 27 мең үлемгә китерә. Ул таралуы буенча икенче урында тора.
Башлангыч стадиядә үпкә рагын дәвалап була. Операциядән соң 80% очракта ныклы ремиссия башлана, һәм кеше савыга. Проблема шунда ки, үпкәдәге яман шешләрнең башлангыч стадиясендә бернинди симптомнар юк. Аларны профилактик тикшерү вакытында гына ачыкларга мөмкин.
Үпкә рагы өчен төп куркыныч фактор - тәмәке тарту. Төрле бәяләмәләр буенча, авыру очракларының 70-95 проценты аның белән бәйле. Тәмәке тартучылар өчен онкология куркынычы тәмәке тартмаганнарга караганда 10 тапкыр күбрәк. Пассив тәмәке тарту актив тәмәке тарту кебек үк куркыныч фактор булып тора.
Профессиональ эшчәнлек белән бәйле факторлар куркыныч дәрәҗәсе буенча икенче урында. Алар белән авыру очракларының 4-20% ы бәйле. Куркыныч химик матдәләрне сулаганда үпкә тукымасына зыян килә, алар вакыт узу белән онкологиягә китерергә мөмкин.
Беренчел профилактика туклану һәм яшәү рәвешен оештыруга кагыла. Туклану регуляр, баланслы булырга тиеш. Диетада мөмкин кадәр күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш булырга тиеш.
Үпкә онкологиясен профилактикалау өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Тәмәке тартудан һәм алкогольдән баш тартыгыз. Иммунитетны ныгытыгыз - сәламәтлек торышын контрольдә тотыгыз, ачык һавада ешрак булыгыз. Йогышлы авыруларны дәвалагыз, хроник инфекцияләр яки ялкынсынулар булмасын. Инфекцияне профилактикалау өчен прививка ясатыгыз.
Икенчел профилактика - онкологияне иртә стадиядә ачыклау өчен регуляр тикшерүләр узу. Ул үпкә рагы белән авыру куркынычы югары булган һәркемгә кирәк.
Россиядә барлык өлкәннәр ел саен флюорография ясатырга тиеш. Бу тикшеренү үпкә торышын тикшерә, ләкин ул яман шеш авыруын ачыкламый. Шуңа күрә куркыныч төркемендә булганнарга өстәмә тикшерү үтәргә кирәк. Аны пульмонологка яки онкологка мөрәҗәгать итеп планлаштырырга мөмкин.