Тукай районының Куады фельдшер-акушерлык пункты базасында "кайгырту һәм реабилитация мәктәбе" социаль технологиясе кысаларында төркем дәресләре узды.
Уртак уку курслары "Шәфкать" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Тукай үзәк район хастаханәсе арасында төзелгән хезмәттәшлек турында килешү буенча уза.
Мәктәп укытучылары аз хәрәкәтләнүче пациентларны карауны оештыручылар өчен лекцияләр әзерләгәннәр, инновацияле чаралар белән таныштырганнар.
ФАП мөдире Миләүшә Фәрдиева урында ятып авыручы пациентны карау буенча мастер-класс үткәрде.