Түбән Кама үзәк хастаханәсендә студент-практикантлар белән очрашу үтте

2023 елның 30 июне, җомга

Хәзерге вакытта Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә Россиянең төрле медицина вузларында беренчедән бишенче курска кадәр белем алучы 98 студент практика үтә. Руслан Вәлиев яшь белгечләргә хәзер һөнәри үсешнең нинди мөһим этабын узулары турында сөйләде, баш табиб актив булырга, дәвалау процессына тизрәк кушылырга һәм үзенә ошаган бүлекчә табарга киңәш бирде.

Очрашуда студентлар сораулар бирә һәм аларга җаваплар ала алдылар, күпләрне эшкә урнашканнан соң ординатурада укулары кызыксындырды. Баш табиб Түбән Кама үзәк хастаханәсендә эшләгәндә профессиональ үсеш алырга теләүчеләрнең барысы да моны эшли алачагына ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International