Медицина хезмәткәрләре семинары

2023 елның 30 июне, җомга

Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә Казан һәм Республика медицина учреждениеләрендә профилактика эшен оештыручылар өчен традицион методик семинар узды.

«РКОД» ДАССУ табиб-онкологы Булат Җиһаншин үпкә рагының барлыкка килү сәбәпләре, симптомнары, диагностикасы һәм дәвалануы турында җентекләп сөйләде. Үпкә рагының төп сәбәбе тәмәке тарту дип билгеләп үтте. «РНД» ДАССУ табиб-наркологы Галимҗан Шакирҗанов үз чыгышында наркотик матдәләрне дөрес кулланмауның дөньякүләм проблемасы турында ассызыклады, әлеге проблеманың бөтен дөнья буенча миллионлаган кешегә кагылуы, ә иң мөһиме кешенең барлык органнарына һәм системаларына зыян китерүе, бигрәк тә нерв системасына җитди зыян килүе турында сөйләде.

Семинар онлайн-форматта узды һәм 26 июньдә узган Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә һәм үпкә рагын профилактикалауның тематик профилактик атнасына багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International