Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме кичә Яшел Үзән районының Осиново авылында төзелә торган күп профильле поликлиникада булды. Тиз үсеш алган микрорайонда яңа медицина учреждениесе төзүгә акча «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән.