Бала балалар мәйданчыгында йөргәннән соң операция өстәленә эләкте

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Яшүсмер очраклы рәвештә кемдер ташлап калдырган шешә пыяласының кисәкләренә баса, нәтиҗәдә аның кроссовкалары аша аяк бармаклары киселеп җәрәхәтләнә. Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгенең травмпунктына мөрәҗәгать итә, анда аңа яраны беренчел хирургик эшкәртәләр.

Тикшерү вакытында травматологлар аяк бармагында хәрәкәт булмавын ачыклый,  киселү сеңернең өзелүенә  китергән.

- Баланы травматология бүлегенә сеңер җөе салу өчен госпитализацияләү турында карар кабул ителде, - дип аңлатты КБМҮ Балалар хастаханәсе травматологы Никита Абрамов.

Табиблар Данияр Эшбаев һәм Никита Абрамов пациентка операция ясаганнар, бармак бөгелү сеңерен торгызганнар. Хәзер яшүсмер үзен яхшы хис итә һәм өйгә кайтып китте. Тоташтыргыч тукымаларны тулысынча торгызу өчен 1,5 -2 ай кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International