10 ел элек, 2013 елның 6 июлендә, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада старт алды — хәзерге Россия тарихында иң зур спорт чараларының берсе. Бу вакыйга татарстанлыларның тормышын үзгәртте һәм республикабыз башкаласын дөньяның иң спорт шәһәрләренең берсе итте дип әйтеп була. Ике атна дәвамында Казанда дөньяның 160 иленнән атлетлар ярышты.
Бу мөһим вакыйганы уңышлы уздыруга Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре зур өлеш кертте, алар Универсиаданы уздыру чоры дәвамында аны медицина белән тәэмин итүдә катнашты – алар арасында Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиблары һәм шәфкать туташлары да бар иде.
Универсиаданы медицина белән тәэмин итүне оештыру үз эченә: Универсиада Авылында медицина ярдәме күрсәтүне; барлык ярышлар һәм күнегүләр объектларында катнашучыларны, кунакларны һәм тамашачыларны медицина белән тәэмин итүне; FISU гаиләсе әгъзалары, судьялар һәм волонтерлар яшәгән урыннарда, халыкара медиа-үзәктә, аэропортларда һәм вокзалларда медицина белән тәэмин итүне; Универсиада хастаханәләрендә махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне алды.
Күзәтү чорында Универсиаданың төрле клиент төркемнәренә медицина ярдәме сорап 12940 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 4338е – чит ил гражданнары. Уеннар вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүләр саны көненә 33-1057 очрак арасында була.
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү структурасында җәрәхәтләр (24,7 %), сулыш органнары авырулары (14,9 %), ашказаны-эчәк органнары авырулары (12,0 %), нерв системасы авырулары (11,0%) өстенлек итә.
Универсиада уздырылган чорда 2013 елның 29 июненнән 20 июленә кадәр Универсиада объектларында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең барлык очраклары махсус эшләнгән автоматлаштырылган медицина мәгълүмат системасына кертелгән һәм махсус эшләнгән исәп бланкларында теркәлгән.