Саба үзәк район хастаханәсенең ике ФАПында капиталь ремонт ясалган. Барлык эшләр дә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылган.
Иске Мичән авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында
процедура кабинеты, кабул итү кабинеты, персонал бүлмәсе, санузел яңартылган.
Мингер ФАПында да шулай ук эшләнгән. Биналарда түшәмнәр, идәннәр алыштырылган, стеналар буялган.
Һәр медпунктка җирле халыкның 200дән артык кешесе беркетелгән.
Ремонт расланган срокларда һәм әлеге эш төрләренә карата барлык таләпләргә туры китереп төгәлләнде.