Яшел Үзән районында 7 нче Казан шәһәр клиник хастаханәсенең "тәгәрмәчле" поликлиникасы ачылды. Мобиль комплекс ике атна буена Карамалы Тау бистәсендәге яңа амбулатория янында тора.
Мобиль пунктның эш сәгатьләре 8.00дән 13.00гә кадәр.
Халыкны комплекслы диспансерлаштыру, мобиль комплекслар чыгуы «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты буенча башкарыла.