"Барысы үзебезнеке" ("Все свои"): Татарстанда документаль фильм төшерү башланды

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Безнең республикада Интернетны үстерү институты һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Россиягә якын чит илләрдән күчеп килгән кешеләрнең "Барысы үзебезнеке" ("Все свои") документаль фильмын төшерү башланды. Төп геройлар – инженерлар, укытучылар һәм, әлбәттә, табиблар.  

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов белән интервью яздырдылар, ул республика районнарына күченүчеләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International