Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре Зеленодольск районында август аенда ачылачак Осиново поликлиникасында булдылар

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Медицина профилактикасы кабинетын оештыруда консультатив-методик ярдәм күрсәтү максатыннан Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре – профилактика эшләре буенча баш табиб урынбасары Эльвира Сәйфетдинова һәм гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлегенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Гүзәл Галимуллина – август аенда Зеленодольск районы Осиново бистәсендә ачыла торган күп профильле поликлиникада булдылар.
Яңа поликлиника авыл җирлегендә яшәүче 29 000нән артык кешегә медицина хезмәте күрсәтүгә исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International