Талантлар студиясе балалары өчен Алабуга район үзәк хастаханәсе буйлап экскурсия үткәрделәр

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

«Яңа буын» талантлар студиясенең «Интенсив» җәйге сменасындагы балаларның Алабуга  район үзәк хастаханәсен «эчтән» күрү мөмкинлеге булды. 8-13 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр өчен хастаханәнең кайбер кабинетлары һәм бүлекчәләре буенча экскурсия оештырылды.

Шулай итеп, яшь талантлар ашыгыч медицина ярдәме станциясендә, кабул итү бүлмәсендә, реанимация һәм травматология бүлекләрендә булдылар. Балалар үз күзләре белән күрделәр: ничек беренче медицина ярдәме күрсәтәләр, кардиограмма төшерәләр, УЗИ ясыйлар. Алар КТ белән МРТ арасындагы аерманы белделәр. Моннан тыш, экскурсиядә катнашучыларны Алабуга  район үзәк хастаханәсе тарихы белән таныштырдылар, аларга сәламәтлек саклауның батыр ветераннары фотолары белән стендлар күрсәттеләр. Алабуга район үзәк  хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенең өлкән шәфкать туташы Ольга Әхмәдуллина «Яңа буын» талантлар студиясе балалары өчен эчтәлекле экскурсия үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International