Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең "ашыгыч ярдәм" эшен Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре бәяләде

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече, Казанның ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы Фәрит Галәветдинов, шулай ук аның урынбасары Максим Кузнецов Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте эше белән таныштылар.

Алар диспетчерлык бүлмәсен, ашыгыч медицина ярдәме автомобильләренең җиһазлануын һәм торышын карадылар, хастаханәнең баш табибы һәм фельдшерлар белән аралаштылар. Кунакларда хезмәт эшчәнлегенә карата бернинди дә искәрмәләр булмады. Исегезгә төшерәбез, әлеге эш республика районнары кураторлыгы кысаларында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International