Чаллы Кама балалар медицина үзәгенә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин танышу визиты белән килде. Аны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов һәм Кама балалар медицина үзәгене ң баш табибы Альберт Хәертдинов озата йөрде.
Министр Балалар хастаханәсенең берничә бүлеген карады. Баш табиб Альберт Хаертдинов һәм аның урынбасарлары Наил Агишев һәм Наталья Наговицына Марсель Мансуровичка шокка каршы зал, рентген кабинеты, офтальмология бүлеген күрсәттеләр. Балалар медицина реабилитациясе бүлеге эшчәнлеге турында җентекләп фикер алыштылар. Баш табиб 9/23 бинасын капиталь ремонтлау кирәклеге турында сөйләде. Фикер алышу барышында әлеге бүлекчәнең алга таба үсеш перспективалары билгеләнде.