ТР сәламәтлек саклау министры Тукай район үзәк хастаханәсен үстерү перспективалары турында коллектив белән фикер алышты

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Тукай  район үзәк хастаханәсенә танышу визиты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин килде. Аны Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Фәнис улы Мөхәммәдиев озатып йөрде.

Марсель Мансурович поликлиника бүлекчәләрен, стационарның койка бүлекчәләрен, шулай ук ашыгыч пациентлар кабул итү бүлеген, хастаханәнең янәшәдәге территориясен карап чыкты.

Баш табиб Мансур Потеев һәм хастаханә хезмәткәрләре Марсель Мансуровичка шокка каршы зал, КТ кабинеты, реанимация, терапия һәм хирургия бүлекчәләрен күрсәттеләр.

Визит барышында хастаханәнең алга таба үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International