Түбән Кама күп профильле хастаханәсендә укулар узды

2023 елның 4 августы, җомга

Бүген 5.00 сәгатьтә Түбән Кама  район үзәк хастаханәсендә укыту күнегүләре узды, хастаханәгә гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күргән 25 кешене китерделәр.

Барлык пациентларны ашыгыч медицина үзәгенең кабул итү бүлегенә алып килделәр, нәкъ менә монда «Гадәттән тыш хәлләрдән соң зыян күрүчеләрнең күпләп килүе» темасына масштаблы тактик-махсус күнегүләр башланды.

Легенда буенча, 4 августта 5.00 сәгатьтә ашыгыч медицина ярдәме станциясе диспетчерына Соболековск юлында юл–транспорт һәлакәте турында хәбәр килә, анда пассажирлар белән вахта автобусы әйләнеп төшә.

Нәтиҗәдә 25 кеше зыян күрә. Авария урынына 7 ашыгыч ярдәм бригадасы җибәрелә.

Зыян күрүчеләрнең барысын да медицина хезмәткәрләре зыян күрү дәрәҗәсе һәм зарарлану профиле буенча бүлгәннәр. Күнегүләр барышын Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Бочкарев, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсе башлыгы Наил Бәширов, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, Түбән Кама  район үзәк күп профильле хастаханәсенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр штабы җитәкчесе Татьяна Иванова күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International