Бүген лагерьда ял итүче балаларга төрле авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның файдасы турында мәгълүмат бирүне дәвам итеп, Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагеренда булдылар.
Табиб-психотерапевт, Татарстан Республикасының атказанган табибы Гөлфия Гаянова ял итүчеләргә стресска ничек җайлашырга, үз хисләрен белән ничек идарә итәргә, шәхеснең көчле сыйфатларын активлаштырырга, үз-үзеңә һәм сәләтләреңә ышанычны арттырырга, шулай ук борчылуны һәм стресс халәтен бетерүгә ярдәм итүче күнегүләр күрсәтте.
Гигиена тәрбиясе буенча табиб Гүзәл Галимуллина лагерьның медицина хезмәткәренә методик ярдәм күрсәтте һәм лагерьда профилактика эшен оештыру мәсьәләләре буенча консультация үткәрде.