Чаллы Кама балалар медицина үзәгенә Түбән Кама коллегалары килде

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсе вәкилләре Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә булып кайттылар.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсе баш табибы Алексей Толстиков җитәкчелегендәге делегацияне Кама балалар медицина үзәге балалар хастаханәсе эше белән таныштырдылар. Кунакларны баш табиб Альберт Хәертдинов һәм бүлек җитәкчеләре озата барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International