"Патша игезәкләре". Төрле җенесле туган игезәк балаларны шулай дип атыйлар.
2023 елның 16 июлендә Әлмәт районының Кузай авылында яшәүче Штурминнар гаиләсе ике яңа гаилә әгъзасы белән тулыланды. 8 баладан соң аларның ике матур балалары - малай һәм кыз туа.
Авылда яңа туган балалар белән эшне балалар шәфкать туташы Нуждина Галина Александровна актив алып бара. Аның Кузай участок хастаханәсендә эш стажы – 48 ел.
Кузайда 30 күп балалы гаилә яши, бу мондый авыл өчен зур казаныш булып тора.
Бәхетле ата-аналарны гаиләләре тулыланыу белән котлыйбыз! Сау-сәламәт булыгыз!