8 август – Халыкара офтальмология көне

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Бу табиблар көне һәм алар күрү сәләтен кайтарган пациентлар көне. Табиб-офтальмолог эше зур җаваплылык һәм куркыныч белән бәйле, чөнки күзләр  – кеше тирә-юнь дөньясы турында мәгълүматның күп өлешен алу өчен иң катлаулы структура.

Бүгенге көндә офтальмология иң кирәкле медицина белгечлекләренең берсе, чөнки офтальмология ярдәменә ихтыяҗ арта.

РФ халкының авыру структурасында, шулай ук аерым яшь төркемнәрендә күрү органнары авырулары әйдәп баручы нозологияләргә карый.

Сәламәтлек саклау министрлыгы статистикасы буенча, хәзер 20 миллионнан артык россияленең күз авырулары бар (ягъни илнең һәр җиденче кешесендә, Татарстан Республикасында – һәр унынчысында).

Татарстанда халыкның медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүе мәгълүматлары буенча 2022 елда 18 яшьтән өлкәнрәк булган 397422 кешедә күз һәм аның кушымча аппараты авырулары теркәлгән, балалар арасында 144528 кеше, 15-17 яшьтән яшүсмерләр арасында 36077 кеше.

Авырулар саны артуга карамастан, теләсә кайсы яшьтә яхшы күрә алган кешеләр саны арта бара. Бүген табиб-офтальмологлар - квалификацияле белгечләр, аларның компетенциясенә кешенең күрү системасының теләсә нинди патологияләре һәм бозылулары керә.

Республика офтальмологлары рефракцион хирургия, катаракта һәм глаукома микрохирургиясе, челтәркатлау (сетчатка) патологиясен лазер белән дәвалау, витреоретиналь хирургия, авыр җәрәхәтләрдән соң реконструктив интервенцияләр кулланып, дистәләгән мең кешегә яңа күрү сәләте алырга ярдәм итә. Офтальмохирурглар әле күптән түгел генә операциягә яраксыз дип саналган авыр патологияләргә, мәсәлән, челтәркатлауның катламы һәм кискен некрозына операция ясыйлар.

Безнең офтальмологлар арсеналында авыруны иң иртә стадиядә ачыклау, күрү функциясенең иң нечкә бозылуларын бәяләү өчен диагностик технологияләр бар.

ТР ССМ профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе белгечләре  ассызыклый: офтальмологта даими тикшерү күз авырулары үсешенең башлангычын вакытында күрергә мөмкинлек бирә. Иртә ачыкланган күп күз авырулары тулысынча дәвалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International