Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин бу көннәрдә Уфада уза торган Россия Федерациясендә беренчел медицина-санитар ярдәмне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша.
Кичә чараның беренче көне үтте, һәм аның катнашучылары иртәне физик активлык белән башладылар.
Сәламәтлек саклауны оештыручыларның беренче төркеме, шул исәптән ТР сәламәтлек саклау министры, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко җитәкчелегендә Уфаның матур урыннары буенча велосипедта узышка китте.
Икенче төркем 2016 елда фехтование буенча олимпия чемпионы һәм 2021 елда Токиода олимпиаданың көмеш призеры Тимур Сафин үткәргән зарядкада иде.
Россия Федерациясендә беренчел медицина-санитар ярдәмне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә 500дән артык сәламәтлек саклау оештыручысы — региональ сәламәтлек саклау министрлары, мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондлары һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчеләре, шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ведомство карамагындагы оешмалар вәкилләре катнаша.