Нурлат авылында Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы эшли

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, бу инде Зеленодольск районының күчмә поликлиника тукталган икенче пункты. Нурлатта башкала табиблары 7-11 һәм 14-18 август көннәрендә кабул итәчәк.

Комплекс Марат Фәйзуллин урамы, 17 йорт адресы буенча урнашкан (клуб янында).

Участок терапевтыннан кардиолог, невролог, офтальмолог, уролог, травматолог, ревматолог, кан тамырлары хирургы һәм гинекологка язылырга мөмкин. Шулай ук комплекс эше кысаларында диспансерлаштыру үтәргә мөмкин.

Халыкны комплекслы диспансерлаштыру, мобиль комплекслар белән чыгу «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты буенча башкарыла.

Мобиль пунктның эш сәгатьләре 8.00 дән 13.00 гә кадәр.

Аннары күчмә поликлиника Олы Клүчә авылына, шулай ук Васильево бистәсенә юл тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International