Беренчел звеноны модернизацияләү: милли проект буенча 20 рентген стационар аппараты сатып алыначак

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Быел «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча республиканың 20 медицина учреждениесе өчен 20 стационар рентген аппараты сатып алыначак.

Рентгенография өчен җиһазлар, аерым алганда, Биектау районының Дөбъяз участок хастаханәсенә, Лениногорск районының Шөгер участок хастаханәсе поликлиникасына, Спас үзәк район хастаханәсенә, Түбән Кама районының Кама Аланы район хастаханәсе поликлиникасына, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле район хастаханәләренә һ. б. китереләчәк.

Хәзерге рентген аппаратлары медицина ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.  Яңа җиһазның өстенлеге - югары сыйфатлы рентген төшерүләр һәм пациентка азрак нур йөкләнеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International