Медицинага беренче адымнарны 27 сигезенче сыйныф укучысы ясады

2023 елның 11 августы, җомга

Ата-аналарга һәм укучыларга «Медицинага старт» белем бирү проектын тәкъдим иттеләр. Чаллы педагогика көллияте һәм 48 мәктәпнең уртак проекты Татарстан Республикасында медицина көллиятләре арасында беренче тапкыр старт ала.

Белем бирү процессы үз эченә һөнәри юнәлешне исәпкә алып, база дәрәҗәсендә өйрәнелә торган фәннәрне алачак: медицинада математика, медицина инглиз теле, цифрлы медицина. Укучылар профильле фәннәрне тирәнтен өйрәнәчәк (химия, биология). Шулай ук 8 «М» сыйныф укучыларына (М - чөнки медицина) 48 нче мәктәп базасындагы медицина көллиятенең лаборатория һәм симуляция җиһазлары да булачак. Медицина өлкәсендә белем бирү программасын медицина көллияте педагоглары укытачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International