Росздравнадзор даруханәләрдән рецептлы даруларны сатып җибәрү кагыйдәләрен аңлатты

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

1 сентябрьдән Россиядә  «Медицина кулланылышы өчен дару препаратлары хәрәкәте мониторингы системасы турында нигезләмәне раслау турында» хөкүмәт карарына үзгәрешләр үз көченә керә.

Норма исәп-хисапка алынырга тиешле дару препаратларын, дәүләт тарафыннан бәяне тулысынча яки өлешчә компенсацияләп бирелә торган ташламалы дару препаратларын, шулай ук рецептлар буенча дистанцион ысул белән бирелә торган дару препаратларын сату вакытында әйләнештән чыгару очракларына гына кагыла. Башка очракларда даруханә челтәре аша сатып җибәргәндә препаратларны әйләнештән чыгару кагыйдәләрендә үзгәрешләр булмаячак, – дип хәбәр иттеләр Росздравнадзорда.

 Исәпкә алырга тиешле даруларны – көчле тәэсир итүче, психотроп, наркотик препаратларны  рецептлар системасына кертү буенча яңа таләпләр аларны сатуда дөрес кулланмау куркынычын киметергә һәм намуслы кулланучылар өчен даруларның булуын киметмәскә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай итеп, 1 сентябрьдә гамәлгә керүче яңа кагыйдәләр рецептлы дару препаратларының мөмкинлеген киметмәячәк. Гражданнар гадәттәгечә кирәкле даруларны сатып ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International