Казанның 16нчы хастаханәсе стационарын капиталь ремонтлау буенча эшләр 70%ка башкарылган

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Казанның Мәскәү районы 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе стационарын капиталь ремонтлауны 2024 елның беренче кварталында тәмамларга планлаштыралар. Бүгенге көндә эшләр 70%ка башкарылган.

Хәзер стационарның икенче корпусы һәм беренче корпусның ике каты тулысынча ремонтланган.

Сентябрь башында төзүчеләр беренче корпусның өченче катын файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Тагын ике катны һәм подвалны ремонтлау кала.

Капиталь ремонт шулай ук Сугыш ветераннары өчен госпитальдә, 2нче клиник хастаханәдә һәм Профессор К.Ш. Зыятдинов исемендәге 18нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International