«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Әлмәт районара күп профильле хастаханәсендә хезмәткәрләр – булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында аларга мәктәпкә кирәкле товарларны сатып алу өчен бүләк сертификатлары тапшырылды.

30 беренче сыйныф укучысы - хезмәткәрләрнең балалары быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап, парта артына утырырга җыена. Белем һәм ачышлар дөньясына бәхетле юл үгет-нәсихәт сүзләре һәм теләкләре баш табиб урынбасары Ринат Харисов һәм хастаханәнең бөтен коллективы исеменнән яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International