Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә күп балалы ана игезәк бала тапкан.
Чаллы хатын-кызы ике кызга гомер бирде, алар алтынчы һәм җиденче бала булдылар.
Балалар 37 атнада дөньяга килгәннәр. Аларның тугандагы авырлыгы 2230 һәм 2300 грамм тәшкил итә. Кызлар хәзер яңа туган балаларның реанимациясендә. Табиблар фикеренчә, сабыйларның хәле тотрыклы, әмма аларга күпмедер вакыт хастаханәдә үткәрергә туры киләчәк.